Бүген Киров ЗАГС бүлегендә гаилә юбилярларын котладылар.

2017 елның 10 октябре, сишәмбе

Алты пар өчен Мендельсон маршы яңгырады.  Барлык парларга да 50-еллык юбилейга җитү бәхете туры килми.  Андый  гаиләләр аерым бер хөрмәтккә һәм игътибарга лаеклы. 

Искә төшерик, 50, 60, 70 ел бергә яшәгән  парларны тантаналау  йоласы 2000 нче елны Казан шәһәрендә  барлыкка килгән һәм бүген дә дәвам ителә. Һәр ай саен,  барлык шәһәр ГХАТ бүлекләренең белгечләре ярты гасырдан артык ГХАТ бусагасын атлап кергән парларга тантана үткәрәләр. Андый парларга шәһәр мэры Илсур әфәнде Метшиннан акчалата бүләк белән котлау хаты тапшырыла. Елдан ел гаилә юбиләрларның саны артканнан арта баруы бик күңелле күренеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International