Әлмәт шәһәренең ГХАТ-ында 8 игелекле эше

2017 елның 8 октябре, якшәмбе

Гражданлык позицияне, җәмгыятьтәге мәрхәмәтлелек, гражданлык активлыкны күтәрү максатында "Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе оештырылды.

Атна дәвамында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре актив рәвештә социаль әһәмиятле хәйрия чараларда катнашты. Теләүчеләр игелекле гамәлләр эшләп, хәтерләрендә һәм күңелләрендә якты эз калдырдылар, кәефләрен күтәрделәр.

Игелек атнасы кысаларында барлыгы 8 чара уздырылды. ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре физик әзерлек дәрәҗәсен арттырырга; Россиядә 2017 ел экология елы дип игълан ителүе уңаеннан өмә үткәрергә; туган якны өйрәнү музеена барып кайтып, үз виртуаль музеен тулыландырырга өлгерде, чөнки ГХАТ органнарының юбилей датасына кадәр дә ерак калмады; ә ял көннәрен хезмәткәрләр үз гаиләләре белән үткәрделәр, – акциянең бер максаты булып әти-әниләргә сакчыл караш, гаилә нигезләрен беркетү тора. Шунысы куанычлы, өлкәннәр көне шундый мөһим акциягә туры килде. Бәйрәм алды яшь парлар туй көннәренән хәйрия көне ясарга булды: алар да буш кул белән килмәгән иде. Уртак тырышлык белән җыелган бүләкләр безнең кадерле ветераннарга тапшырылды.

Әлбәттә, авыр тормыш хәлендә калганнарга беребез дә аерым-аерым ярдәм итә алмас, тик әгәр дә без берләшсәк анна да артыгын эшли алачакбыз, аларның тирә-юнен мәрхәмәтлерәк  сый алачакбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International