Районыбызда “Агач утырту көне” узды

2017 елның 7 октябре, шимбә

2017 елның 7 октябрендә табигатьне саклау буенча “Урман атнасы-2017” республика акциясе старт алды, аның оештыручысы булып ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тора. Акция урман ресурсларын саклау, яңадан җитештерү проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатларында, шулай ук “Яшә, Урман!” россиякүләм акциясе кысаларында үткәрелә.

Теләченең Сабантуй болынында 16 октябрь конне предприятие хезмәткәрләре агачлар утырту белән мәшгуль булдылар. Бу чарадан ЗАГС хезмәткәрләре дә читтә калмады. Әлеге чараны гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенә 100 ел тулуга багышлады. Туган районыбыз елдан-ел чәчәк атсын һәм ямь-яшел агачларга күмелеп утырсын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International