2017 елның 5 һәм 6 октябрендә Түбән Кама шәһәрендә "Media proof" журналистика һәм коммуникацияләр форумы узды.
Чара шәһәрдә беренче тапкыр мондый масштабта узды. Танылган экспертларны тыңларга дип, Рәсәйнең барлык почмакларыннан журналистлар һәм smm-менеджерлар җыелды. Шул исәптән, форумда катнашучылар арасында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең тантаналар бүлеге җитәкчесе Румия Сахабова да бар иде.
Дәресләр семинарлар форматындагы уздылар һәм алар сәгать ярым барды. Танылган Рәсәй журналистлары, популяр сайтлар видеоблогерлары, социаль медиа бүлек җитәкчеләре төрле сорауларга җавап бирделәр һәм эшләре турында сөйләделәр.