Буа районында озак гомер итүчеләрдә кунакта

2017 елның 6 октябре, җомга

Буа районында бүгенге көндә 100  яшьтән узып 7 кеше гомер итә. Картлар көненә багашланган бәйрәмдә Буа  муниципаль районы башлыгы  вызыйфазын башкаручы Евгений Семагин, Буа  муниципаль районы житәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова  аларны котладылар Һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Шул исемлектә Зәйнәп Шакир кызы Фахрутдинова да бар. Агымдагы елда аңа 100 яшь тулды. “Без сезнең шушы яшькә кадәр аңлы, акыллы булуыгызны ихтирам итәбез”. – диде Евгений Семагин. Һәр вакытта да шулай ачык, тырмышка аек караугызны теләп калабыз.

Зәйнәп апа – бик кешелекле кеше. Тормышның ачысын да татыган. Бүгенге көндә ул Картлар йортында яши, аңа зур ихтибар итәләр. Районыбызның иң олы “аксакалы” Шәмсенур апа Измайлова, ана - 104 яшь, Татар Аксусы авылында гомер кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International