2017 нче елның 5 октябрендә Ирле-хатынлы Иванищевлар бриллиант туйларын билгеләп үтте. Гаиләләре өчен истәлекле булган бу көнне алар үзләренең уңайлы гына фатирларында котлаулар кабул иттеләр. Бриллиант юбилярларны ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина котлады, аларга символик медальләр тапшырды. Билгеле, әлеге сөйкемле парга киләчәк тормышларында да мәхәббәт һәм бәхетнең янәшә баруын теләде. Ирле-хатынлы Иванищевлар, гадәткә кергәнчә, юбилярларның истәлек китабына кул куйдылар. Үзләренең оныкларын, оныкчыкларын һәм үз янәшәләрендәге кешеләрне чын күңелдән яраталар.