Түбән Кама йөзьяшәрләренең "Бриллиант туйлары"

2017 елның 6 октябре, җомга

2017 елның 6 октябрендә Гисматовлар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтте. Рафаил Савельевичның һәм һәм Ольга Григорьевнаның сәламәтлеге никахлашу Сараена килергә мөмкинлек бирмәде, шуңа күрә ГХАТ белгечләре юбилярларны котларга дип үзләре аларга килделәр, юбилярларга бүләкләр, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Рәис улы Метшинның котлау открыткасын һәм Мактаулы акт тапшырдылар. Юбилярларның исемнәре ГХАТ Идарәсенең “Мактаулы юбилярлар” китабына беркетелде.

Рафаил Савельевич һәм Ольга Григорьевнаны истәлекле вакыйгалары белән шулай ук Түбән Кама шәһәр Советы депутаты Михаил Евгеньевич Кузнецов һәм Түбән Кама шәһәре 5-нче микрорайонынның СТОС рәисе Валентина Алексеевна Майорова котлады.

Рафаил Савельевич һәм Ольга Григорьевна инде 60 ел бергә. 1969 елда алар Пермь шәһәреннән Түбән Камага күчеп килгәннәр. Алар Түбән Каманың чын йөзьяшәрләре булып торалар .

Мәхәббәт һәм татулыкта Гисамтовлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге көндә алар оныклары һәм оныкчыклары уңышларына сөенеп яшиләр.

Югары профессионализм, нәтиҗәле зур хезмәт эшчәнлеге, шәһәр үстерүгә өлеш кертүләре өчен, алар берничә тапкыр мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International