101 яшьлек Өммениса Хадееваны котладылар

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

2017 елның 4 октябрь көнне Мамадыш муниципаль районы башлыгының урынбасары Ришат Сәмигуллин, Түбән Тәкәнеш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмизуллин һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Миннегөл Муллахмәтова халыкара өлкәннәр көне белән 101 яшьлек  Өммениса Хадееваны котладылар. Район   башлыгы Анатолий Иванов исеменнән котлау открыткасы һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. 101 яшендә күзлексез гәҗит укый. Ире һәм улы инде күптән арабызда юк. Кызы Асия гаиләсе белән Казанда яши, Сәрия – Кукмарада., Үз йортында ялгызы яши, шуңа күрә аңа социаль хезмәткәр хезмәт күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International