50 ел тигезлектә гомер кичергән парларның “алтын” никахлары теркәү

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

Олкәннәр коненә багышлап, 2017 нчы елның 03 нче октябрь көнендә Саба муниципаль районында 50 ел тигезлектә гомер кичергән парларның “алтын” никахлары теркәлде. Быел алар 25 пар. Бу чара Байлар Сабасынын «Ильвина» ресторанында булып узды. Чара тантаналы рәвештә, парларны теркәу белән башланып китте. Сонырак олкән парларны табын хәм буләкләр котә иде. Өлкәннәребезне “алтын” никахлар китабына теркәгәннән соң, сүз Саба мунициапаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улына бирелде. Биредә, 50 ел бергә тормыш кичеручеләр генә тугел, ә 64 ел бергә гомер итүче бер пар һәм сентябрь аеның соңгы язылышкан парлары катнашты. Яшь гаиләгә матур теләкләр белән районның иң озак яшәгән пары коръән китабы тапшырды. Чара кунелле концерт белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International