“Казан ” гаилә үзәгендә психологик белем мәктәбе үз эшен дәвам итә.

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

Яшь парлар белән тренинг бушлай сишәмбе көнне уза.

 

3 нче октябрь көнне "Казан" гаилә үзәгендә булачак парлар өчен чираттагы дәрес узды. Психолог  булачак яшь парларга, гаиләдә нинди цикллар була, кризислар вакытында үз-үзләрен ничек дөрес итеп тотарга, конфликтларны ничек чишәргә, мәхәббәтне, ышанычны һәм хөрмәтне саклап калу өчен нинди чаралар булу турында сөйләде.

 

Дәрес атна саен сишәмбе көнне сәгать 10.00да уза. Җыелыштан соң Үзәкнен хезмәткәрләре парларның барлык кызыксындырган сорауларына җавап бирәләр һәм тантаналы никахны теркәү залларын күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International