2017нче елның 4 октябрендә Әгерҗе районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре хезмәт ветераны, районның баш архив хезмәткәре, лаеклы ялга чыкканчы 40 ел дәвамында үзенең яраткан эшен дәвам иткән Галеева Зөлфия Зиннур кызы янында булды.
Зөлфия Зиннур кызы һәрвакытта да элеккеге хезмәттәшләренең тормышы белән кызыксына, аларның унышларына сөенеп, үз тәҗрибәсе һәм белгәннәре белән уртаклашып яши.
Хезмәттәшләре Зөлфия Зиннур кызын Өлкәннәр көне белән тәбрик итеп, истәлекле бүләк тапшырдылар һәм аңа үзенең якыннары: балалары, оныклары һәм яраткан тормыш иптәше белән бергә сәламәтлек һәм бәхетле тормышта гомер кичерүен теләп калдылар.