2017 елның 3 ноябренда ТР ның Алабуга муниципаль районы ЗАГС бүлеге начальнигы урынбасары Р.П. Буланова тикшерү белән 10 авыл җирлегендә булып кайтты. Документлар саклау шартлары, дәүләт гражданлык хәле актларын теркәү бүлмәләренә аерым игътибар бирелде.
3 ноябрь көнне Әлмәт шәһәренең никахлашу сараенда үзләренең зөбәрҗәт юбилейларын Салиховлар гаиләсе Илдус Ханип улы һәм Луиза Зайдулла кызы.
Күз алдыгызга гына китерегез: ир белән хатын ярты гасырдан артык бергә гомер иткән! Алар очрашып табышканнар, үз ярларын шул гаять зур дөньяда табып саклап кала алганнар.
Азнакай шәһәрендә бала тудыру бүлегендә яңа туган сабыйларны тантаналы теркәү бер традициягә әверелә. Өченче ноябрьдә, 3700 гр. һәм 57 см булып туган Гаязовлар гаиләсендә, Ильяс исемле сабыйны ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, туганнары һәм якыннары килеп котладылар.
Ел башыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә, Рәсәй Федерациясе гражданлык хәле актларын теркәү органнарының юбилеена багышланган, "Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаеннан 100 гаилә юбилее " проекты эшли.
2017 елның 2 ноябрьендә, халыклар бердәмлеге Көне алдыннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә тантаналы төстә исем кушу тантанасы узды.
Никахлашу Сараенда тантана кунаклары өчен экскурсия үткәрелде.
Табигатьнең иң гүзәл авылларының берсе ямьле Ык буенда урнашкан Минзәлә районы Гөлек авылында Миннәхмәт һэм Хәтимә гаиләсендә гаиләгә нур өстәп 1927 нче елның 2 ноябрендә 4 кыз баланың 3 нчесе булып дөньяга Фәгимә исемле кыз аваз сала.Ул сугыш чоры баласы, ачлы-туклы яшиләр. Кечкенә чагында ук дөньяны җигелеп тарта.
Быел декабрьдә ЗАГС органнары төзелүгә 100 ел тула. Шул уңайдан “Әлки хәбәрләре” газетасы район гражданлык халәте актларын теркәү бүлеге белән берлектә “Буыннар бәйләнеше: минем әти-әни – иң матур пар” дигән бәйге игълан итә.
2 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре шәһәрнең туган як музеенда 14 яше тулган яшь гражданнарга паспорт тапшыру тантанасында катнашты. Әлеге чара “Гражданлык сәгате“ республика иҗтимагый акциясе кысаларында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан үткәрелде.
2017 елның 2 ноябрендә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен, "Татарстан Республикасы граждан хәле актларын теркәү" квалификация күтәрү программасы тәмамланды.