Быел декабрьдә ЗАГС органнары төзелүгә 100 ел тула. Шул уңайдан “Әлки хәбәрләре” газетасы район гражданлык халәте актларын теркәү бүлеге белән берлектә “Буыннар бәйләнеше: минем әти-әни – иң матур пар” дигән бәйге игълан итә. Анда әти-әниләре турында күләме бер басма биттән артмаган язмалар һәм фоторәсемнәр көтәлә. Әти-әниләрнең гаилә тормышының төрле чорлары (шул исәптән туй, никахлашу мизгелләре) чагылдырган фотолар күбрәк булса иде. Язмаларга һәм фотоларга газета битләрендә дә, сайта да урын биреләчәк. Конкурска ЗАГСның “туган көнендә” – 18 декабрьдә йомгак ясалачак. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтәчәк.