2 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре шәһәрнең туган як музеенда 14 яше тулган яшь гражданнарга паспорт тапшыру тантанасында катнашты. Әлеге чара “Гражданлык сәгате“ республика иҗтимагый акциясе кысаларында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан үткәрелде.
Тантана барышында соң Үзәк китапханә белгече яшьләргә Татарстан Республикасының бердәм уку билетларын тапшырды. Паспорт алган бөгелмәлеләр Россия Федерациясе яшь гражданины антын әйттеләр, әти-әниләреннән котлаулар кабул иттеләр. Чара тәмамлангач, туган як музеенда экскурсия оештырылды.