Ел башыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә, Рәсәй Федерациясе гражданлык хәле актларын теркәү органнарының юбилеена багышланган, "Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаеннан 100 гаилә юбилее " проекты эшли.
Проект кысаларында, никахлашу Сарае белгечләре тантаналы рәвештә Түбән Кама районында яшәүче йөз гаилә парын гаилә юбилейлары белән котларга планлаштыралар.
Проектның максаты – гаилә институтын һәм традицион гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, никахның мөһимлеген билгеләү.