Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында фашист илбасарларына каршы аяусыз көрәш алып барган, тылда Җиңү көнен якынайту өчен бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләгән әби-бабайларның ул еллардагы хезмәте фидакарьлеккә тиң. Олы юбилейлары уңаеннан аларга Мәскәү Кремленнән үк – Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан тирән рәхмәт сүзләре белән сугарылган җылы эчтәлектәге хатлар килә. Ул хатларның географиясе киң, Россиянең барлык шәһәр, авылларына да җибәрелә ул.
5 октябрь көнне Урта Кирмән авылы мәдәният йортында 65, 60, 50, 55, 40 ел мәхәббәттә һәм татулыкта бергә гомер кичергән парларны хөрмәтләү тантанасы булып узды. Үрнәк гаиләләрне Урта Кирмән авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәнов котлады.
5 ноябрь көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белгече 50 ел бергә гомер кичергән парны бәйрәмнәре белән котлады.
Леонид һәм Антонина Базаровлар "алтын" туйларын билгеләп үттеләр.
5 ноябрьдә Югары Ослан муниципаль районы Макыл авыл җирлегендә алтын юбилярларны Зиатдиновлар гаиләсе Вәгыйз улы Галимҗан һәм Гәләветдин кызы Фәнияне , бергә 50 ел тату гомер итүләре белән котлап чара уздырдылар. Алтын туй –50 ел бергә узган гаилә тормышның күрсәткече һәм нәтиҗәсе.
2017 елның 04 ноябрендә Чистай шәһәрендә күренекле гаилә пары – 50 ел бергә татулыкта һәм мәхәббәттә гомер кичерүче Роза Шафиковна һәм Аксан Хазиевич Хазиевларны хөрмәтләделәр.
2017 елның 04 ноябренда Чистай районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре күркәм гаилә парын – тигезлектә, татулыкта яшәүче Вера Ивановна һәм Владимир Иванович Осиповларны алтын туйлары белән ихластан тәбрик иттеләр.
Азнакай үзәк район хастаханәсе, бала тудыру бүлегендән, тантаналы рәвештә, яңа туган Шәрипова Дилярага чыгу оештырылды. Өченче ноябрьдә, 2 кг 880 грамм һәм 52 см булып туган баланың ата-анасы, ЗАГС бүлегенең баш белгече Светлана Шакированың кулындан туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән “Котлау хаты” алдылар.
Бер- берсен яратып,барлык сынауларны җиңеп 60 ел бергә гомер иткән парларны котлау бик дулкынландыра.
4 ноябрьдә Югары Ослан муниципаль районында Титовлар гаиләсен Спиридон улы Леонид һәм Андреян кызы Марияне бриллиант туйлары белән котлап хөрмәтләү тантанасы булды. 60 ел бергə мәхәббәт һәм татулыкта гомер кичергән бу парлар – бик бәхетле парлар.
2017 елның 4 ноябрендә, Халыклар бердәмлеге көнендә, Чистай Никахлашу йортында тантаналы шартларда ике пар гаилә корды. ЗАГС бүлеге начальнигы В. Н. Белова - Реутина аларны икеләтә бәйрәм белән котлады , һәрбер гаиләдә бер - берсенә хөрмәт, үзара аңлашу, тынычлык, мәхәббәт булуын теләде.
3 ноябрьдә Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 5 яңа гаилә туды. Ә ноябрьнең беренче атнасында барлыгы 19 пар никахлашты. 2017 ел башыннан бүгенге көнгә кадәр 1273 пар рәсми рәвештә гаилә корды.