5 ноябрьдә Югары Ослан муниципаль районы Макыл авыл җирлегендә алтын юбилярларны Зиатдиновлар гаиләсе Вәгыйз улы Галимҗан һәм Гәләветдин кызы Фәнияне , бергә 50 ел тату гомер итүләре белән котлап чара уздырдылар. Алтын туй –50 ел бергә узган гаилә тормышның күрсәткече һәм нәтиҗәсе. Ирле-хатынлы Зиатдиновлар лаеклы хезмәт юлын уздылар. Мәхәббәт һәм татулыкта гомер кичергән бу гаиләдә өч балага ныклы белем, балаларында хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә карата хөрмәт, максатчанлык һәм үҗәтлек ирешүдә максатчанлык тәрбиялиләр. Гаиләдә һәрвакытта да ата-аналар һәм балалар арасында үзара аңлашу, ярдәмчеллек һәм ихтирамлы мөнәсәбәт булды. Зиатдиновлар гаиләсе авыл халкы арасында хөрмәткә лаек , яшь гаиләләргә үрнәк булып тора.
50 ел бергə гомер иткəн ирле-хатынлы Зиатдиновлар гаилəсен ”Районның хɵрмəтле юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең кулларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгының мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Макыл авыл җирлеге башлыгы Әлинә Матвеева алар исеменә күп җылы сүзләр әйтте.Бу котлауга балалары, туганнары кушылдылар. Юбилей җылы шартларда якыннары, яраткан балалары һәм оныклары белән бик күңелле узды.