2017 елның 04 ноябрендә Чистай шәһәрендә күренекле гаилә пары – 50 ел бергә татулыкта һәм мәхәббәттә гомер кичерүче Роза Шафиковна һәм Аксан Хазиевич Хазиевларны хөрмәтләделәр.
Алтын туйларын билгеләп үтүче әлеге гаиләнең матур бәйрәменә якыннары һәм туганнары җыелды. ЗАГС бүлеге хезмәткәре Оксана Тихонова юбилярларны җылы сүзләр белән ихластан котлап, аларга изге теләкләрен ирештерде. Ул юбилярларның оныклары да әби - бабайларыннан үрнәк алып, үз гаиләләрен дә алар үрнәгендә , тату. Нык итеп төзерләр дигән ышаныч белдерде.
Ирле - хатынлы Хазиевлар юбилярларның Мактау китабына кул куйдылар. Аларга “Совет да любовь” истәлек медале тапшырылды.