Бүген 3 ноябрь Татарстанның нефть башкаласы шәһәр көнен билгеләп үтә. 64 ел элек, 1953 елның 3 ноябрендә РСФСРның Югары Советы Президиумы тарафыннан, Әлмәт эшчеләр бистәсенә шәһәр статусы бирү раслана. Шушы көннән башлап Әлмәт шәһәргә әйләнә.
Әлеге бәйрәм көнендә - 3 ноябрьдә Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 5 яңа гаилә туды. Ә ноябрьнең беренче атнасында барлыгы 19 пар никахлашты. 2017 ел башыннан бүгенге көнгә кадәр 1273 пар рәсми рәвештә гаилә корды.
Ноябрь аеның беренче эш атнасында яңа туган балалар саны да артты. Шулай итеп, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе тарафыннан 41 сабый бала теркәлде: 22 малай һәм 19 кыз.
Әле дә Әмир, Артем, Марк, Радмир, Ясминә, Әминә исемнәре үз популярлыгын югалтмый. Ә менә сирәк исемнәр белән Ефим, Ясина, Руфина, Мирра, Алла аталды.
Ә без үз чиратыбызда барысын да шәһәр көне белән котлыйбыз. Әлмәт шундый ук матур һәм күркәм шәһәр булып калсын. Шәһәрдә бәхетле гаиләләр һәм яңа туган балалар саны арта барсын дигән теләктә калабыз.