Ябалакта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2017 елның 6 ноябре, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында фашист илбасарларына каршы аяусыз көрәш алып барган, тылда Җиңү көнен якынайту өчен бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләгән әби-бабайларның ул еллардагы хезмәте фидакарьлеккә тиң. Олы юбилейлары уңаеннан аларга Мәскәү Кремленнән үк – Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан тирән рәхмәт сүзләре белән сугарылган җылы эчтәлектәге хатлар килә. Ул хатларның географиясе киң, Россиянең барлык шәһәр, авылларына да җибәрелә ул.

Шундый хатларның чираттагысы Кайбыч районына – Ябалак авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әмәнулла Хәмидуллин адресына юлланган иде. Юбилярга илебез җитәкчесенең һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлауларын тапшырырга аның ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова,  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлнар Хузина килгән иде. 

– Хөрмәтле Әмәнулла Хәмидуллович! Яшьлегегез авыр сугыш елларына туры килсә дә, бүгенге көннең рәхәтен күреп яшисез. Михнәтләргә бирешмичә, хәзерге тыныч, мул тормышка кадәр килеп җиткәнсез.90 яшькә кадәр яшәү һәркемгә дә бирелми ул. Шуңа Ходай Тәгалә биргән гомерне балалар, онык­ларыгызның кайгыртуын тоеп яшәргә язсын әле сезгә. Ветераннарны кайгыртып яшәү – район җитәкчелеге алдына куелган иң мөһим бурычларның берсе ул. Шуңа да нинди генә сорауларыгыз булса да, мөрәҗәгать итегез, – диде Фәния Петухова,  юбилярга бүләкләр тапшырып. Гөлнар Хузина да юбилярга иң изге теләкләрен җиткерде, күчтәнәчләрен бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International