Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү булып үтте

2017 елның 4 ноябре, шимбә

Бер- берсен яратып,барлык сынауларны җиңеп 60 ел бергә гомер иткән парларны котлау бик дулкынландыра.

     4 ноябрьдә Югары Ослан муниципаль районында Титовлар гаиләсен  Спиридон улы Леонид һәм Андреян кызы Марияне бриллиант туйлары белән котлап хөрмәтләү тантанасы булды. 60 ел бергə мәхәббәт һәм татулыкта гомер кичергән  бу парлар – бик бәхетле парлар. Аларга карап һәрвакыт соклану һәм хөрмәт хисләре уяна. Бу парлар  бер-берсен яратып,хɵрмəт итеп 60 ел бергə гомер итəлəр.Үзләренең  бәхетләре итеп өч балаларын,алты оныкларын һәм сигез оныкчыкларын саныйлар.

Юбилярларны ”Районның хɵрмəтле юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең кулларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.

Юбилярлар исеменә  Карахуҗа авыл җирлеге башлыгы Сергей Сакин җылы сүзләрен әйтте. Бу котлауларга ветераннар оешмасы рәисе Римма Троицкая, балалары,туганнары да кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International