2017 елның 4 ноябрендә, Халыклар бердәмлеге көнендә, Чистай Никахлашу йортында тантаналы шартларда ике пар гаилә корды. ЗАГС бүлеге начальнигы В. Н. Белова - Реутина аларны икеләтә бәйрәм белән котлады , һәрбер гаиләдә бер - берсенә хөрмәт, үзара аңлашу, тынычлык, мәхәббәт булуын теләде.