2017 елның 04 ноябренда Чистай районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре күркәм гаилә парын – тигезлектә, татулыкта яшәүче Вера Ивановна һәм Владимир Иванович Осиповларны алтын туйлары белән ихластан тәбрик иттеләр.
Әлеге искиткеч бәйрәм белән Осиповларны ихлас күңелләреннән балалары, оныклары тәбрик итте. ЗАГС бүлеге хезмәткәре Оксана Тихонова юбилярларны кайнар котлады, Рәхмәт хатлары һәм “Совет да любовь” истәлек билгесе тапшырдылар.
Ирле-хатынлы Осиповлар юбилярларның Мактау китабына кул куйдылар һәм үзләренә күрсәтелгән игътибарга олы рәхмәтләрен белдерделәр.