2017 елның 9 ноябрендә никахлашу Сараеның төп залында Түбән Каманың 14 яшькә җиткән яшьләренә традицион паспортлар тапшыру тантанасы узды. Тантана Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүенә 25 ел тулуына багышланды.
Яр Чаллы шәһәренен Тантаналар Сараенда Мансуровлар гаиләсе узләренең олуг бәйрәмнәрең алтын туйларын уткәрергә җыелдылар. Тирә-яктагыралга җылылык һәм бэхэт чатлыкларын сирпеп Григорий Сергеевич белән Мария Михайловна 50 ел бергә матур, тату иткәннәр.
Әтнә муниципаль районы Дусым авылында яшәүче Шәнгәрәева Галимә Мәгсүмҗан кызына 8 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Шәнгәрәева Галимә озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Күәм авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Шәнгәрәева Галимәнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.
8 ноябрь көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Тәтеш шәһәренең беренче номерлы урта мәктәбенең 10Б классы укучылары (класс җитәкчесе Чернова Е.В.) өчен ачык ишекләр көне узды.
ГХАТ бүлеге начальнигы Дианова Лариса Михайловна укучыларны гражданлык акты төзү үзенчәлекләре, гаилә традицияләрен ныгыту буенча үткәрелгән чаралар турында сөйләде.
2017 елның 7 ноябрендә никахлашу Сараеның төп залында чираттагы "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" дәресе узды.
Унике яшеннән Мәдинә эшкә чума. Колхозда төрле хезмәтләр башкара, ун ел артельдә бүрекләр тегә. Аннан лаеклы ялга чыкканчы фермада бозаулар карый. 37 ел хезмәт стажының 22 елы терлекчелектә үтә. 1951 елда Вәкил исемле егеткә кияүгә чыга. 30 ел бергә яшиләр. Биш бала үстерәләр.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган Россия Федерациясе гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды. 10 яшь Яшел Үзәнлегә һәр кеше тормышында иң төп документлары тантаналы шартларда тапшырылды.
Юбилярларны котларга балалары, оныклары һәм оныкчыклары килде.
Дәрес психолог белән атна саен уза
7 ноябрьдә муниципаль районы ГХАТ идарәсендә тантаналы төстә Шиловлар гаиләсендәге туган кыз балага Ева диеп исем кушылды һәм туу турында таныклык тапшырылды. Шундый гадәти булмаган исемне үз кызына әтисе Станислав бирергә тәкъдим итте. Аны хатыны Оксана да хуплады. Загс бүлеге начальнигы Валентина Увакина бу гаиләне беренче балалары туу белән котлады һәм аларның кызлары Ева киләчәктә район тарихындагы китап басмасына эләксен дигән теләк белән аларга "Кама ярларында" дигән китап бүләк итте.