Алексеевск районы ГХАТ бүлегендә быел 150 нче бала теркәлде

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

       7 ноябрьдә муниципаль районы ГХАТ идарәсендә тантаналы төстә Шиловлар гаиләсендәге туган кыз балага Ева диеп исем кушылды һәм  туу турында таныклык  тапшырылды. Шундый гадәти булмаган исемне  үз кызына әтисе Станислав бирергә тәкъдим итте. Аны хатыны Оксана да хуплады. Загс бүлеге начальнигы Валентина Увакина  бу гаиләне беренче балалары туу белән котлады һәм аларның кызлары Ева киләчәктә  район тарихындагы китап басмасына эләксен дигән теләк белән аларга  "Кама ярларында" дигән китап бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International