Әтнә муниципаль районы Дусым авылында яшәүче Шәнгәрәева Галимә Мәгсүмҗан кызына 8 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Шәнгәрәева Галимә озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Күәм авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Шәнгәрәева Галимәнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.