Арча районында 90 яшьлек юбилей

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Унике яшеннән Мәдинә эшкә чума. Колхозда төрле хезмәтләр башкара, ун ел артельдә бүрекләр тегә. Аннан лаеклы ялга чыкканчы фермада бозаулар карый.  37 ел хезмәт стажының 22 елы терлекчелектә үтә. 1951 елда Вәкил исемле егеткә кияүгә чыга. 30 ел бергә яшиләр. Биш бала үстерәләр.

Мәдинә Сираевага әле гомердә дә 90 яшьне биреп булмый. Күз тимәсен, сокланырлык аңа. “Авылыбызның ак яулыклы ак әбисе ул”, – ди Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Резеда Батталова. 90 яшьлеге уңаеннан үзен халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Миләүшә Фәттахова котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды. Резеда Батталова да юбиляр янына бүләк белән килгән иде. Гомер бәйрәмегез белән, Мәдинә апа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International