ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2017 ел
якшәмбе

Узып баручы елның 12 ноябрьндә Лениногорск муниципаль районы Язылышу сараенда Покровский балы үткәрелде. Мәҗлеснең ГХАТ бүлеге бинасында үткәрелүе  юктан гына түгел, чөнки Язылышу сараеның матурлыгы нәкъ менә әкияттәге сыман.  Покров балының тантаналы ачу Лениногорск шәһәренен руханиесы Гыйбадәтханә Изге Троицы, протоирей Иоанн Антипов  сүзләре белән башланды.

12 ноябрь көнне Питрәч районны ГХАТ булегендә 5 сыйныф укучылары өчен очрашу уздырылды. Укучыларга “Гаилә кодексы” , гаилә кору турында бүлек мөдире Набиуллина Э.Б. сөйләде.


11
ноябрь, 2017 ел
шимбә

2017 елның 11 ноябрендэ Алабуга ЗАГС бүлегендә 500 нче пар теркэлде. 500 нче язылышу таныклыгын Павловлар гаиләсенә тапшырдылар. Чын күңелдән Илья белән Анастасиягә гаилә бәхете телибез.

2017 елның 11 ноябрендә никахлашу Сараенда "Булачак гаилә "Юнона" проекты кысаларында чираттагы дәрес узды. Проект Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе һәм психологик-педагогик үзәк "Эйдос" белән берлектә эшләнгән.

2017 елның 1 ноябрендә Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең төп залында Гатауллиннар гаиләсенең "ал туйлары" узды.


10
ноябрь, 2017 ел
җомга

Әле дә йорт эшләрендә катнашып елмаеп йөрүче, гомер буе авыл кибетендә эшләгән Теләче районы Шармыш авылында гомер итүче Екатерина Степановага да ноябрь аенда 90 яшь тулды. Екатерина ханымны юбилее уңаеннан муниципаль район башлыгы  Илдус Зарипов кайнар тәбрикләде, РФ Президенты Владимир Путинның котлавын ирештерде.

Азнакай районы Сукояш авылында туса да, Мәлләфә апа Сарманны үз итеп, яратып яшәде. Тормыш иптәше Зиннур абый белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Бер уллары да вафат булган инде. Бүгенге көндә улы Дамир тәрбиясендә яши. Кызлары Зөһрә, Зөләйха әниләренең хәлләрен, килеп, кайтып, һәрвакыт белешеп торалар.


9
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

 2017 нчы елның 09 нчы ноябрь көнендә  Саба муниципаль районы Татар Икшермәсе  авылында яшәүче Миннегали Самигулла улына 90 яшь тулды.

    Озак һәм нәтиҗәле хезмәте уңгаеннаң Биектау район ЗАГС бүлеге хезмәткәре Сания Мулланур кызы Валиева Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкне район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Фанус улы Хөснетдинов тапшырды. Хезмәттәшне ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз.

 Ветеранны олуг юбилее белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Илшат Һадиуллин, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, район ветераннар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миңнеголов, авыл ветераннар советы рәисе Зөлфия Туктарова да юбилярга иң изге теләкләрен җиткерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International