Сарман районы Чукмарлы авылында яшәүче Фәйзуллина Энҗе Вәлиулла кызына 9 нчы ноябрь көнне 90 яшь тулды

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

 Ветеранны олуг юбилее белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Илшат Һадиуллин, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, район ветераннар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миңнеголов, авыл ветераннар советы рәисе Зөлфия Туктарова да юбилярга иң изге теләкләрен җиткерделәр. Кияве Хәмит, кызы Вәзирә тәрбиясендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә Энҗе апа. Юбилее көнендә дә бик зурлаганнар үзен балалары, оныклары. Алар кадерле кешеләренә 51 розадан торган чәчәк бәйләме тапшырганда, бар кунаклар да дулкынландылар, юбиляр өчен ихластан сөенгәннәрдер. Бер оныгы үзе матур итеп бик зур туган көн торты пешергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International