Екатерина Степанованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2017 елның 10 ноябре, җомга

Әле дә йорт эшләрендә катнашып елмаеп йөрүче, гомер буе авыл кибетендә эшләгән Теләче районы Шармыш авылында гомер итүче Екатерина Степановага да ноябрь аенда 90 яшь тулды. Екатерина ханымны юбилее уңаеннан муниципаль район башлыгы  Илдус Зарипов кайнар тәбрикләде, РФ Президенты Владимир Путинның котлавын ирештерде. Муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Артём Галеев, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, Үзәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников, ЗАГС бүлеге  юбилярны тәбрикләп, җылы, матур теләкләрен җиткерделәр.

Хәзер ул булганына куанып яши. “Кадерле” һәм сөекле илебез, җиребездә иминлек, бәхет һәм шатлык булсын,- ди ветеран. Ветеранга карыйсың да һәр көннең кадерен белеп, һәр нәрсәдән ямь табып яшәвенә сокланасың.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International