Узып баручы елның 12 ноябрьндә Лениногорск муниципаль районы Язылышу сараенда Покровский балы үткәрелде. Мәҗлеснең ГХАТ бүлеге бинасында үткәрелүе юктан гына түгел, чөнки Язылышу сараеның матурлыгы нәкъ менә әкияттәге сыман. Покров балының тантаналы ачу Лениногорск шәһәренен руханиесы Гыйбадәтханә Изге Троицы, протоирей Иоанн Антипов сүзләре белән башланды.“Элек-электән үк яшьләр төрле кичәләрдә үзләренең парларын очратканнар, шуңа күрә дә кичәнең төп максаты ике йөрәкнең бер-берсен очратуы, культурага якынрак торуы”, - дип билгеләп, бу кичәнең яңача гореф-гадәтнең башлангычы булыр дип ышанып калуы турында әйтте протоирей Иоанн Антипов. Кич буе матур шигырьләр, романслар яңгырады, барлык парлар да вальс әйләнделәр. Ә инде тамаша барлык катнашучыларны алкышларга күмде.