2017 елның 1 ноябрендә Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең төп залында Гатауллиннар гаиләсенең "ал туйлары" узды.
2007 елның көзендә алар Түбән Кама никахлашу Сараенда никахларын законлы рәвештә теркәгәннәр. Шул вактыттан алып Динар һәм Эльвира йортында мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре сөрә, ике гүзәл кыз дөньяга килә.
Бу үзенчәлекле көнне юбилярларга карата бик күп җылы сүзләр һәм котлаулар яңгырады. Гаилә берлегенең изгелеге хөрмәтеннән, "юбилярларның" кулларын ата-аналары "бәхет ленталары" белән бәйләделәр. ГХАТ Идарәсе белгечләре, үз чиратында, Гатауллиннарга гаилә бәхете һәм шатлык теләп, бүләкләр, ГХАТ Идарәсенең Мактаулы актын һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Рәис улы Метшинның котлау открыткасын тапшырдылар. "Ал туй" хөрмәтенә юбилярларның исемнәре Түбән Кама ГХАТ Мактау Китабына кертелде.