“Казан” гаилә Узәгендә Интал Исмаил улы белән Зөмәрә Исхак кызы Хөснеевлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Юбилярларны котларга балалары, оныклары һәм оныкчыклары килде.

 

Интал әфәнде белән Зөмәрә ханым никахка кергән көннән бирле 60 ел гомер үтеп киткән. Шул көннән соң алар күпме юллар үткәннәр. Әнә шул юлдан икәү бергә атлаган чакта, бер-берсенә карата булган йөрәк җылысын, ышаныч һәм уртак омтылышларын һич тә җуймыйча, еллар буе саклап барганнар. Авыр мизгелләрдә бер-берсенә терәк, бер-берсенә кирәк булып 60 ел гомер кичергәннәр алар.

  Юбилярлар мәктәп елларыннан ук таныш. Бер парта артында утырып, бергә дәрес әзерләп усәләр. Интал өздереп гармунда уйный, ә Зөмәрә үзенчәлекле моңлы тавышы белән аңа кушылып татарның милли җырларын башкара.

 

Яшь кыз егетне армия сафларыннан көтеп ала. Егет армиядан гаилә корырга дигән ныклы карар белән кайта. Озак та үтми яшьләр никахларын теркиләр. Ул еллардагы авыр тормыш нәтиҗәсендә яшь гаилә Үзбәкстан якларына китәргә мәҗбүр була. Анда мәхәббәт җимешләре – өч кызлары дөньяга килә.

 

Ләкин туган як үзенә тарта. Һәм алар Казанга кайтып төпләнәләр. Интал Исмаилович белән Зөмәрә Исхаковна икесе дә хезмәт Ветераннары. Бугенге көндә биш оныкларына һәм алты оныкчыкларына куанып яшиләр.

 

Тормыш итүне өлкэннэр дингез кичугэ тиңлэгэннэр. Киң дәрьяда җил-давыллар булмый калмый. Әмма анда аумас өчен гаиләдэ җилкэн булырдай ир канаты, ә инде аның янәшэсендә төпле акыл һәм сабырлык белән эш йөрткән олы йорәкле хатын булу да кирәк. Бүгенге көнгэ кадәр шушы кагыйдәне исбат итеп яши Интал Исмаилович белэн Зөмәрә Исхаковна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International