2017 елның 2 ноябрендә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен, "Татарстан Республикасы граждан хәле актларын теркәү" квалификация күтәрү программасы тәмамланды.
Курсның максаты – дәүләт граждан хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын күтәрү, халыкка дәүләт хезмәте күрсәтү сыйфатын камилләштерү.
Программа хокукый һәм идарә әзерләү дисциплиналарыннан торды. Моннан тыш, тыңлаучылар өчен, гаилә институты ныгыту кысаларында ГХАТ эш тәҗрибәсе темасына түгәрәк өстәлләр оештырылды.
Түбән Кама делегациясе җитәкчелегендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе башлыгы Бэлла Махотина укуны уңышлы узды. Финал тест нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы урынбасары Ренат Харисов курсантларга квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырды.