Фәгимә апага 90 яшь

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

 Табигатьнең иң гүзәл авылларының берсе ямьле Ык буенда урнашкан Минзәлә районы Гөлек авылында Миннәхмәт һэм Хәтимә  гаиләсендә гаиләгә нур өстәп 1927 нче елның 2 ноябрендә 4 кыз баланың 3 нчесе булып дөньяга Фәгимә исемле кыз аваз сала.Ул сугыш чоры баласы, ачлы-туклы яшиләр. Кечкенә чагында ук дөньяны җигелеп тарта. Колхозда нинди эш бар, барсында да эшләп карарга туры килә аңа. Эшче куллар җитмәү сәбәпле, белемен дәвам итә алмыйча башлангыч белем белән кала.Сугышлар бетеп дөньялар рәхәтләнә башлагач, аларның ишеген тагын кайгы шакый. Яшьли генә ирен һәм 4 кыз баланы ятим итеп әниләре гүр иясе була.Бәхетне читтән эзләми- үз авылында гомерлек тормыш иптәше Рәкыйп белән иңне-иңгә куеп 51 ел гомер итәләр. 3 бала 2 ул,1 кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызы Рәмзия Чаллы шәһәрендә, кече улы Рафис гаиләсе белән Алабуга шәһәрендә яшиләр.Бүгенгесе көндә ул авылда яшәүче улы Рәис, килене Әнисә, сөекле оныгы Гөлинә тәрбиясендә сөекле илебезгә, җиребезгә иминлек теләп сөенеп гомер итә. Бүгенге көндә дә Фәгимә апа эшсез утырмый, балалар эштэн кайтуга чәй куеп, аш әзерләп аларны көтеп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International