"Казан" гаилә Үзәгендә тантаналы шартларда тәүге паспортлар тапшырылды.

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Никахлашу Сараенда тантана кунаклары өчен экскурсия үткәрелде.

 

2 ноябрь көнне "Казан" гаилә Үзәгендә мөһим вакыйга узды – Россия Федерациясенең яшь гражданнары беренче паспортларын алдылар. Әле ундүрт яшь кенә булуга карамастан алар үзләрен олы кешеләр итеп тоярга хокуклы. Илнең киләчәге нәкъ менә әлеге яшьләр кулында, аның иминлеге һәм үсеше дә аларга бәйле.

 

 

Паспорт тапшырырга Россия эчке эшләр Идарәсенең Казан шәһәре 11 нче номерлы "Восход" полиция бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы урынбасары полиция подполковнигы Рифат Узбәк улы Гыйбадуллин килде.

 

Тантанада "Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе" яшьләр оешмасының вәкилләре дә катнашты. Әлеге оешма илебездә иң зур яшьләр оешмасы булып тора. "Яшь гвардиячеләр" исеменнән балаларны Казан шәһәр Думасы депутаты ярдәмчесе, оешманың Казандагы бүлек җитәкчесе урынбасары  Эльмир Фәрит улы Инсапов котлады.

 

Чара илебез тарихындагы мөһим вакыйга – Россиядә ЗАГС органнары оешуга 100 ел тулуга багышланды. "Казан" гаилә Үзәгендә чарада катнашучылар өчен экскурсия дә үткәрелде. Паспорт алу тантанасыннан соң Үзәк хезмәткәрләре укчыларны тантана заллары белән таныштырдылар һәм ГХАТ Идарәсенең эшчәнлеге турында сөйләделәр.

 

 

 

Без яшьләргә бөек илнең лаеклы гражданнары булуларын һәм традицияләрне саклап, горурланып яшәүләрен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International