3 ноябрь көнне Әлмәт шәһәренең никахлашу сараенда үзләренең зөбәрҗәт юбилейларын Салиховлар гаиләсе Илдус Ханип улы һәм Луиза Зайдулла кызы.
Күз алдыгызга гына китерегез: ир белән хатын ярты гасырдан артык бергә гомер иткән! Алар очрашып табышканнар, үз ярларын шул гаять зур дөньяда табып саклап кала алганнар.
Яшь пар 1961 елда Казахстан республикасы Гурьев өлкәсе Каратон бистәсендә танышканнар. 17 яшендәге кыз су ташып кайтканда, ерак түгел урнашкан икмәк кибетенә килгән Илдус Ханипович аны күреп тиздән өйләнүен аңлый. Һәм менә 1962 елның 2 ноябрендә тантаналы рәвештә алар никахларын теркәде. Шуннан бирле балаларны һәм туганнарны җылытып Салиховлар гаиләсенең уты яна. Илдус Ханипович белән Луиза Зайдуловна алты балаларының бәхетле ата-аналары һәм унбиш оныкларының иң яхшы дәү әтисе һәм дәү әнисе. Нәкъ алар үзләренең яраткан әти-әниләрен бәйрәм ясап котларга булдылар.
Һәрберсе үз һөнәрен башкарган. Илдус Ханипович, белем алып Әлмәт горпромкомбинатында столяр булып эшли һәм төзелеп килүче шәһәр өчен җиһазлар булдырган. Трактор паркындагы слесарь эше яшь эшчеләрнең кичке мәктәбе белән тыгыз бәйләнә. Ә белем алып, Гурьев политехник техникумын бетергәч карьера буенча күтәрелеп китә: шул ук трактор паркында механик булып эшли; юл участогы начальнигы; УТТ "Тенгизнефть" Идарәсендә баш механик; шунда ук траспорт цехының начальнигы; яңадан төзелә торган нефть һәм газ чыгару заводының АТП директоры; авторемонт идарәсенең җитәкчесе.
Аның хатыны "Эмбанефть" Идарәсендә нефть һәм газ чыгару буенча оператор булып эшләде. Йөклелек тә, бала туу да хатын-кызны хезмәтеннән җаваплылыгын төшерми иде ул вакытта. Эссе, ялангачлык, зур корсакка карамастан баскычтан резервуарга менеп үз эшен башкарырга кирәк иде. Балалар кайгырту һәм йорт вазыйфаларын башкару. Менә ул үрнәк әни - Луиза Зайдуловна. Һәм нәкъ Аналар медале белән бүләкләнеп улшушы исемгә лаек булды.
Борынгыдан зөбәрҗәт мәңгелек тормышны, тугрылык һәм хөрмәтне символлаштыра! Безнең шәһәрдә 55 ел бергә гомер кичергән зур һәм тату гаилә булуына без бик шатбыз һәм горурланабыз. Шуңа да зөбәрҗәт парыбызга сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет, оптимизм һәм күңел җылысы телик.