2017 елның 2 ноябрьендә, халыклар бердәмлеге Көне алдыннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә тантаналы төстә исем кушу тантанасы узды.
Козловлар гаиләсендә малай дөньяга килгән. Сабыйга бәхетле ата-ана "Артур" исеме кушканнар, борынгы телдән тәрҗемә иткәндә әлеге исем "Көчле" дигәнне аңлата. Динара һәм Игорь өченче тапкыр ата-ана булдыла. Апайлары тууына аеруча да апалары Ариана и Виктория шатланды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре сабыйның тормышындагы беренче документын – туу турында таныклыкны һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлауларын тапшырдылар, гаиләгә иминлек һәм улларын тәрбияләүдә уңышлар теләделәр.