ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

6 пар өчен Марш Мендельсоны яңгырады.Чакырылган кунакларга яшьләр өчен уйнатыла торган Марш мендельсоны уйнатылды.  Барлык парларга да 50-еллык юбилейга җитү бәхете туры килми.  Кебек матур чакырылган Казан гаиләләре, аерым бер хөрмәтккә һәм игътибарга лаеклы. 

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә Пенсия фонды идарәсе белән берлектә ана (гаилә) капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы узды. Әлеге чара бик күркәм бәйрәм – Әниләр көне уңаеннан оештырылды.

28 ноябрь көнне никахлашу Сараеның төп залында, аналар Көненә багышланган, бәйрәм чарасы узды.


27
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Спас районында яшәүче тугыз бала әнисе Наталья Лихачева “Нечкәбил” матурлык, әниләр һәм гаилә республика конкурсының финалына чыкты. Ул “Гаилә һөнәрләре территориясе” номинациясендә җиңүче булды.

2017 елның 27 ноябрь көнне Балтач район мәдәният үзәгендә "Әниләр көне" уңаеннан "Ак чәчәкләр Сезгә, ак җаннар" дип исемләнгән бәйрәм чарасы булды. 
Бәйрәмгә чакырылган кунаклар өчен иң элек район социаль яклау бүлеге һәм район кулланучылар җәмгыятенең җәмәгать туклану берләшмәсе кызлары ярдәмендә әзерләнгән чәй табыны артында кунак булдылар.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 2017 елның 10 нчы игезәге тууы рәсмиләштерелде. Михаил белән Юлия Юдиннар гиләсендә чып-чын могҗиза булды – аларның ике кызлары дөньяга туды. Нарасыйларына Ева һәм Есения дип исем бирделәр.

Баулы районы Николашкино авылында яшәүче Никифоровлар  гаиләсе бар яклап та үрнәк гаилә  булып тора.   Ул авылдашлары арасында  ныклы гаилә мөнәсәбәтләре, тырышлыгы  белән билгеле. Семен Никифорович һәм Валентина Степановна лаеклы хезмәт юлын узганнар,  яхшы балалар тәрбияләгәннәр.

Гаилә институтын ныгыту, гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру максатыннан, аналар бәйрәме алдыннан ГХАТ Идарәсендә балалар рәсемнәре конкурсы "Син - гаилә учагын саклаучы, гаилә һәм йорт җылысы" һәм "Ә әнинең күзләре һәрвакыт дулкынланып безнең якка карый" дип исемләнгән фотографияләр бәйгесе  үткәрелде.

       Ютазы районы ГХАТ бүлегендә Урыссу бистәсендә яшәүче Тамара һәм Рөстәм гаиләсендә туган нәни игезәкләр- Дарина һәм Даян Тухватовларны котладылар. Бу сабыйларга ул көнне бик матур теләкләр теләнде һәм бүләкләр бирелде.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 2017 елның 27 ноябрь көнне Лаеш шәһәре үзәге больницасының бала тудыру бүлегендә булдылар. Яңа гына туган 4 сабыйның әниләрен “Әниләр көне” белән котлап, гаилә бәхете, ныклы сәләмәтлек теләп, истәлекле бүләкләр һәм тәбрикләү хатын тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International