Баулы районы Исергәп авылында туып-үскән Мухамадиевлар гаиләсе юбилейларын билгеләп үтте.
55 ел Рәсил Әхмәтхабип улы һәм Рәзимә Галимулла кызы тормыш юлын кулга кул тотынып, бер-берсенең җан җылысын тоеп, күпләргә үрнәк булып үтәләр. Мухамадиевлар акыллы, хезмәт сөючән кызлар Римма, Венера һәм Гүзәлне тәрбияләп үстергәннәр, бүген оныкларының уңышларына шатланып яшиләр.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы рәвештә гаилә тормышы юбилярларын- Купчихин Виктор Федор улы һәм Ирина Юрий кызын котладылар.
2000-нче сабыйны теркәгәннән бирле ике ай узды, ә бүген исә 29 ноябрь 2017 елны ЗАГС идарәсе Әлмәт шәһәренең 2500 баласының туу турындагы таныклыгы тапшырды.
2017 елның 29 ноябрь көнне Кама Тамагы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә яңа туган балага туу турында таныклык тапшырылды. Ата-ананың теләге нигезендә балага Азиза исеме кушылды. Азиза гаиләдә бишенче бала булып дөньяга аваз сала.
29 ноябрь көнне Кама Тамагы районы ГХАТ бүлеге бик теләп Еранов Артёмнын тууын тантаналы рәвештә теркәде.
Бала туу –ул бар гаиләдә бик якты һәм онытылмаслык вакыйга. Бала ул гаиләгә шатлык китерүче һәм бик зур җаваплылык тәлап итуче язмыш бүләге.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы рәвештә 1000-нче бала туу очрагын теркәделәр.
Агымдагы 2017 елның ноябрь аенда Буа ГХАТ бүлеге 18 пар, ә ел башыннан 180 пар теркәде. 180 номерлы язылышу турындагы актны 54 яшьлек Марат Салимович һәм 55 яшьлек Хамидә Халимовнага бирелде. Икенче тапкырга никахларын теркәгән парны, хәзерге никахлары мәнгелек диеп охшанасы килә.
Әлки районыннан Альбина белән Айрат Җаббаровлар өчен никахлашу көне бик тантаналы вакыйгага әверелде.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәл Низамова аларга йөзенче номерлы никах таныклыгы тапшырды.
Никахларын теркәү өчен безнең бай тарихлы Болгарны яшь пар юкка гына сайламаган. Аларның киләчәк тормышы да бәхетле, гаиләләре нык булыр дип ышанасы килә.
2017 нчы елның 28 нчы ноябрь көнендә Саба муниципаль районы Тимершык авылында яшәүче 90 яшь тулды.
Районда 14 яше тулган егет-кызларга паспортларны тантаналы шартларда тапшыру матур традициягә керде. 28 ноябрьдә үткән чираттагы тантанага октябрь аенда туган көннәрен билгеләп узган яшүсмерләр чакырылды. Район хакимияте, Апас туган якны өйрәнү музее, ЗАГС бүлеге, район эчке эшләр бүлегенең миграция пункты оештырган бу матур һәм истәлекле кичә Әниләр көненә багышланды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре иң матур җырларын яңгыраттылар. Балалар да, аларның якыннары да олы рәхмәт хисләрен җиткереп таралды.