2017 елның 29 ноябрь көнне Кама Тамагы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә яңа туган балага туу турында таныклык тапшырылды. Ата-ананың теләге нигезендә балага Азиза исеме кушылды. Азиза гаиләдә бишенче бала булып дөньяга аваз сала.
Кама Тамагы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова бу шатлыклы вакыйга белән котлап аларга баланың беренче документын –туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президентыннан истәлекле котлау открыткасы, шулай ук яшь парлар исеменнән йомшак уенчыклар бүләк итте.