Туу тантаналы рәвештә теркәлде

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

29 ноябрь көнне Кама Тамагы районы ГХАТ бүлеге бик теләп Еранов Артёмнын тууын тантаналы рәвештә теркәде. 

Бала туу –ул бар гаиләдә бик якты һәм онытылмаслык вакыйга. Бала ул гаиләгә шатлык китерүче һәм бик зур җаваплылык тәлап итуче язмыш бүләге.

Артёмның беренче документы- туу турында таныклыкны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова тапшырды. Таныклык белән бергә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов исеменнән котлау папкасы һәм 2017 елның яшь парлары исеменнән бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International