2000-нче сабыйны теркәгәннән бирле ике ай узды, ә бүген исә 29 ноябрь 2017 елны ЗАГС идарәсе Әлмәт шәһәренең 2500 баласының туу турындагы таныклыгы тапшырды.
Малай Шамил исемле, гарәп теленнән “үзенә барлык уңай сыйфатларны җыючы” мәгънәсенә ия. Ул Ахмадишиннар Илдар һәм Регинаның гаиләсендә икенче бала. Олы кызлары Камилә түземсезлек белән энесенең өйгә кайтуын көтә.
Белгечнең җылы сүзләре беркемне дә игътибарсыз калдырмады. Ул әти кешегә баласының тормышындагы беренче документын улларының туу турында таныклыгын, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты исеменнән юбилей елы хөрмәтенә туган малай котлау кәгазен тапшырды. Без сабыйга сау-сәламәт, акыллы һәм бәхетле булып үсүен теләдек.