Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы рәвештә 1000-нче бала туу очрагын теркәделәр.
Бала туу – һәр гаилә тормышында иң якты, истәлекле һәм мөһим вакыйга. Бу зур бәхет һәм зур җаваплылык, язмыш бүләге. Сабый баланының дөньяга барлыкка килүе хатын-кыз тормышында иң мөһим – аналык бәхетен бирә. Шатлыклы вакыйга - бала туу вакыйгасы Мухаметзяновлар гаиләсендә була. Бәхетле ата-ана Ильнас һәм Роза гаиләсендә ир-бала туа, алар аңа матур исем бирәләр - Нияз. Бала туганнан соң Мухаметзяновлар гаиләсе күп балалы гаиләгә әверелделәр, Нияз бу гаиләдә өченче бала булып туды.
Нияз тормышында беренче документны - туу турында таныклыкны, ата-аналарга ГХАТ бүлегенең баш белгече Алсу Хәсәнова тапшырды. Тантаналы шартларда гаиләгә бик күп җылы сүзләр, җылы котлаулар җиткерелде һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау хаты тапшырылды.