Баулы районы Исергәп авылында туып-үскән Мухамадиевлар гаиләсе юбилейларын билгеләп үтте.
55 ел Рәсил Әхмәтхабип улы һәм Рәзимә Галимулла кызы тормыш юлын кулга кул тотынып, бер-берсенең җан җылысын тоеп, күпләргә үрнәк булып үтәләр. Мухамадиевлар акыллы, хезмәт сөючән кызлар Римма, Венера һәм Гүзәлне тәрбияләп үстергәннәр, бүген оныкларының уңышларына шатланып яшиләр. Бәхетле юбилярлар лаеклы хезмәт юлын узып, бүгенге көндә якыннарының мәхәббәтен, хөрмәтен һәм ярдәмен тоеп яшиләр.