ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

      Өч бала булуы – ул бик шәп һәм без уйлаганча бик кыен түгел. Балалар гаиләгә китергән бәхет барлык авырлыкларны һәм мәшәкатьләрне бетерә.

     Без чын күңелдән Храмовлар гаиләсен өченче уллары Камиль туы белән котлыйбыз һәм аңа бәхетле тормыш телибез. Сабый сау-сәламәт һәм матур  булып үссен, әти-әнисен абыйларын сөендерсен!

    Яр Чаллы шәһәренең  Кама балалар медицина үзәгендә Ренарда Нагорновның туу  тантанасы узды.

    Ренард - Александр һәм Лилия гаиләсендә икенче ул. Ренардның Роланд абыйса да бар. Гаилә өчен бала туудан да мөһимрәк вакыйга юк.

Барлыгы 63 гражданлык хәле акты теркәлде.

 Туу турында 27 акт язмасы төзелде. Алексеевскилылар гаиләсендә 10 малай һәм 17 кыз туды. Көзнең соңгы аенда яңа туган сабыйлар арасында 11 – беренче, 8 – икенче, өч – җиденче, бер дүртенче бала дөньяга килде.

2017 елның 30 ноябрендә Түбән Кама шәһәрендә Республика педагогик укулары кысаларында "Мәктәптә һәм техникумда гаилә дәресләре: укыту һәм тәрбияләү" темасына  киңәшмә узды.

   Ноябрь аенда Балык Бистәсе районының ГХАТ булегендә  туу турында 10 акт теркәлде. Туган сабыйларнын 7 малай, 3 кыз. 10 баланын бишесе гаиләдә берече булып, тагын бишесе икенче бпла булып туган.

Ата-аналары сабыйларга Радель, Вячеслав, Муса, Лев, Зарина, Наргиза, Виктория дигэ матур исменэр кушканнар.

      Казанда матурлык аналар һәм гаилә 13-че республика конкурсының финалы узды. “Нечкәбил” – ул бәиге республикада яшәучеләр балалы гаиләләр өчен. Анарда катнашкач, участниклар узләрнең эчендәге гаилә культурасын, гаилә кыймәтләре, рухи-ахлакый тәрбияләү, милли гореф-гадәт, профессиональ ирешү курсәтәләр.

Бүген Баулы шәһәренең Мактаулы гражданины,  бораулау эшләре идарәсенең элеккеге җитәкчесе Александров Михаил Николаевич 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Михаил Николаевич мактаулы хезмәт юлы узды, ирешкән уңышлары өчен  "Почет Билгесе" ордены,  “ Владимир Ильич Ленинга 100 яшь тулу уңаеннан Фидакарь хезмәт өчен ", " Көнбатыш Себердә җир асты һәм нефть-газ комплексын үзләштерү өчен ", "Хезмәт Ветераны" медальләре белән бүләкләнгән.


29
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

      Ахыргы елларда ата-аналар сирәк очрый торган, матур яңгырашлы һәм тирән мәгънәле исемнәргә өстенлек бирә башлады. 29 ноябрь көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә шундый исемнәрнең берсе туу турында акт китабында урын алды.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә алтын туйларын билгеләп үтүче парны кабул иттеләр. Касыйм Сабирҗанович белән Диләрә Җиһаншовна Хәсәновлар гаиләсе бергә ярты гасыр гомер итә. Менә 50 ел инде алар бер-берсенә мәхәббәтләрен, хөрмәтләрен саклап килә.

      Ютазы районы Уруссу бистәсендә яшәүче  Магсум ага  һәм Әлфия апа Галлямовлар  60 ел бергә гомер сукмагыннан атлап баралар. 29 ноябрь  көнне аларның бу зур юбилейларын балалары, туганнары зурлап билгеләп уздылар. Юбилярларны ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә котлады.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International