Алтын юбилярлар

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә алтын туйларын билгеләп үтүче парны кабул иттеләр. Касыйм Сабирҗанович белән Диләрә Җиһаншовна Хәсәновлар гаиләсе бергә ярты гасыр гомер итә. Менә 50 ел инде алар бер-берсенә мәхәббәтләрен, хөрмәтләрен саклап килә. Әлбәттә, тормыш юллары чәчәк таҗларыннан гына тормаган. Язмыш әзерләп куйган сынаулар, авырлыклар да очрый. Алар барысын да бергә, парлап уза. Шулай тугрылык, мәхәббәттә балалар тәрбияләп үстерәләр. Аларның тормыш юлы чын мәгънәсендә ихтирамга, соклануга лаек.

Тантана залына алтын юбилярлар туй маршы көенә керде. Матур гадәт буенча Юбилярларның мактау кенәгәсенә үзләренең имзаларын куйдылар. Алтын туйда гаиләнең балалары, оныклары, туганнары һәм якыннары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International