ЗАГСның Алексеевск бүлегендә 2017 елның ноябрендәге эшкә йомгак ясалды

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Барлыгы 63 гражданлык хәле акты теркәлде.

 Туу турында 27 акт язмасы төзелде. Алексеевскилылар гаиләсендә 10 малай һәм 17 кыз туды. Көзнең соңгы аенда яңа туган сабыйлар арасында 11 – беренче, 8 – икенче, өч – җиденче, бер дүртенче бала дөньяга килде.

 Кызлар: Аксинья, Милена, Лиана, Нәргиз, ике Валерия, Камилә, Ильвина, Амиля, Екатерина, Азалия, Алёна, Ева, Арина, Злата, Ася.

Малайлар: Александр, Клементий, Роман, Данил, Егор, ике Максим, ике Данил, Эльбрус.

Районның 4 кешесе ата булуын таныды.

Узган чорда 12 пар гаилә корды.

Ноябрьдә Алексеевскида 14 кеше үлде. 10 ир-ат һәм 4 хатын-кыз бакыйлыкка күчте. 4 ир-ат хезмәткә сәләтле яшьтә иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International