2017 елның 30 ноябрендә Түбән Кама шәһәрендә Республика педагогик укулары кысаларында "Мәктәптә һәм техникумда гаилә дәресләре: укыту һәм тәрбияләү" темасына киңәшмә узды.
Укылышта психологик-педагогик һәм медик-социаль хезмәтләре җитәкчеләре, тәрбия эшләре һәм өстәмә белем бирү буенча, методистлар һәм укытучылар да бар иде. Утырыштан соң, катнашучылар эшләрен секцияләр буенча дәвам иттеләр.
Секцияләр эшендә Түбән Кама шәһәре ГХАТ Идарәсенең баш белгече дә катнашты. Үзенең чыгышында Румия Сахабова Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе һәм мәгариф Идарәсенең бергә эшләү тәҗрибәсе турында сөйләде. Никахлашу Сараенда укучылар өчен үткәрелә торган гаилә дәресләре турында, идарәнең гаилә институты һәм традицион гаилә кыйммәтләрен актив ныгыту эшчәнлеге турында сөйләде.