Бүген Баулы шәһәренең Мактаулы гражданины, бораулау эшләре идарәсенең элеккеге җитәкчесе Александров Михаил Николаевич 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Михаил Николаевич мактаулы хезмәт юлы узды, ирешкән уңышлары өчен "Почет Билгесе" ордены, “ Владимир Ильич Ленинга 100 яшь тулу уңаеннан Фидакарь хезмәт өчен ", " Көнбатыш Себердә җир асты һәм нефть-газ комплексын үзләштерү өчен ", "Хезмәт Ветераны" медальләре белән бүләкләнгән. Ул Татарстанның атказанган нефтянигы, "Татнефть" акционерлык җәмгыятенең дәрәҗәле нефтянигы, СССР нефтепромының отличнигы булып тора.
Юбилее белән Михаил Николаевичны Баулы муниципаль районы Башлыгы Р. Х. Гатиятуллин котлады.